САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йолдызнамә (23-30 июнь)

Эшегездә дә, шәхси тормышыгызда да сөенечле хәбәрләр шактый булачак. Бу атна - үзгәрешләр атнасы. Яшәү урынын үзгәрүегез дә ихтимал. Ялларда көтелмәгән күңелле сюрприз булуы мөмкин.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Атна ыгы-зыгылы вакыйгаларга бай. Чәршәмбе көнне дусларыгызның ярдәменә исәп тотыгыз, ләкин бәхәскә кермәскә тырышыгыз. Үзегез турында артыгын сөйләмәү яхшырак, югыйсә ул гайбәт өчен сәбәп булачак. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Эгоизм - яхшы нәрсә, ләкин чамадан арттырып җибәрмәгез. Югыйсә туганнарыгыз һәм дусларыгыз белән аралашканда сүзгә килүегез ихтимал. Сезгә таныш булмаган яңа өлкәдә белем алырга тәкъдим итәчәкләр, баш тартмагыз.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Бу атнада тормышыгызны кардиналь рәвештә үзгәртү һәм күптән теләгән нәрсәгезгә ирешү мөмкинлеге туачак. Шимбә көнне бөтен ихтыяр көчегезне туплап, башланган эшләрегезне ахырына кадәр җиткерегез. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Иҗади күтәрелеш һәм яхшы кәеф сезне атна буе ташламаячак, моннан файдаланып калыгыз. Тормыш мәгънәсе турында уйлану сезгә файдага – гади, аңлаешлы кебек тоелган гадәти нәрсәләрне икенче яктан ачарсыз. 

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Планнарыгызны тормышка ашыру өчен уңайлы вакыт җитте. Шикләнмәгез, һәм сез үз көчегезгә ышаныч тоячаксыз. Элемтәләр һәм файдалы эшлекле очрашуларның санын арттырырга тырышыгыз. Ялларда балаларыгызга һәм якыннарыгызга күбрәк вакыт бирегез.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Эшегезгә күбрәк игътибар бирергә кирәк. Сез аны никадәр тырышыбрак һәм намуслырак итеп үтәсәгез, нәтиҗәсе дә шулкадәр яхшырак булыр, һәм сез үз хезмәтегездән канәгатьлек алырсыз. 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Планнарыгызның үзгәрүенә китерә торган вәзгыять килеп туарга мөмкин. Атна уртасында эшегездә уңышлар көтә, ләкин шәхси тормышыгыз турында да онытмагыз. Якшәмбе көнне  булачак яңа танышу сезгә мәхәббәт бүләк итәргә мөмкин.

Реклама

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Бер яктан, сезнең үзегезне бәйсез шәхес итеп хис итәсегез килә, ә икенче яктан, кирәкле кеше итеп тою теләгегез дә көчле. Борчылмагыз, сезнең бу теләкләрегезнең икесе дә үтәләчәк. 

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Бу атнада сез кирәкле кешеләр белән очрашырсыз һәм үзегез өчен бик күп кызыклы һәм файдалы нәрсәләр турында белерсез. Тирә-юньдәгеләрнең проблемаларын хәл итеп, үз бурычларыгыз турында онытмагыз. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Мөһим бурычларны хәл итүне планлаштырмау яхшырак. Эштә сезгә тырышлык һәм пунктуальлек күрсәтергә кирәк булачак. Өленке-салынкы йөрмәгез, җитәкчелек белән мөнәсәбәтләрдә киеренкелек тууы ихтимал. 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Эшегездә дә, шәхси тормышыгызда да сөенечле хәбәрләр шактый булачак. Бу атна - үзгәрешләр атнасы. Яшәү урынын үзгәрүегез дә ихтимал. Ялларда көтелмәгән күңелле сюрприз булуы мөмкин.

Балык (19 февраль – 20 март)
Сез һәр мизгелнең тәмен белеп, иртәдән кичкә кадәр һәр нәрсәдән ләззәт алырсыз. Сөенечле хәбәрләрдән, күңелле очрашулардан, үзегезнең кирәкле икәнегезне тоюдан рәхәтлек кичерерсез.

Фото: https://pixabay.com/ru/

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X