САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәйнең ямьле бер көне күңелле узды

Кемдер экскурсияләргә шәһәрләргә бара, музейларда йөри. Ә авыл халкы үзенең авыл тарихын беләме икән?

Тарихын сөйләп, аңлатып бирү теләге белән 21 нче август көнне «Илексазым-моңлы сазым!» буенча сәяхәт-экскурсия оештырылды. Илексаз авылы өлкәннәре, балалар белән берлектә, кулларына фотоапппаратлар һәм рюкзаклар алып, туган авылларының табигатен күзәтергә кузгалдылар. Кешеләре, туган якның гүзәллеген, төзелешен-урнашуын, юлларның һәм басу- кырларның киңлеген, авыл эчендәге биналар һәм урам исемнәрен, басма-күперләрне, чишмә-инешләрне, барысын- барысын да рәхәтләнеп күзәтеп йөрделәр. Барлыгы 3 маршрут төзелде. Алар вакыты–озынлыгы белән аерылып тора. Табигать һәм туган якка мәхәббәт, табигать кочагында үзеңне дөрес һәм тәрбияле тоту кебек кагыйдәләрне дә өйрәнделэр . Балаларга да, өлкәннәргә дә кызыклы булсын өчен Квест формасында оештырылды. Скандинавча йөрүчеләр дә катнашты. Сәяхәт-экскурсия бик кызыклы булды!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев