САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хәнифә апаның булганлыгына авылдашлары соклана

Юлтимер авылында яшәүче Хәнифә Әшрафуллина 86 яшендә дә йөгереп йөри, умарталарын да үзе карый.

Аның кул эшләре дә күз явын алырлык. Авылның Яңа урамында урнашкан мәhабәт йорт әллә каян үзенә тартып тора. Җәй көннәрендә ихатасы, бакчасы гөл-чәчәкләргә күмелә. Хуҗабикәнең күңел җылысын биреп чиккән мендәр тышлары, түрләмә, япма-сөлгеләре йорт эчен дә, верандасын да бизи. Килененнән күреп, төсле җепләрдән кечкенә мендәрләр бәйләргә өйрәнгән. Бушаган пластик савытлардан бик оригиналь утыргычлар ясаган, алар өстенә җәймәләр тегеп-бәйләп япкан. 
Хәнифә апа хакындагы язманы "Сарман" газетасының 21 октябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев