САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туры баганага менү буенча җитезлектә Илфатка тиңнәр булмады

Илфат буш вакытларында көрәш белән дә шөгыльләнә.

Янурыс авылы егете Илфат Нургалиевны райондашлар Сабантуйларда туры баганага менү остасы буларак яхшы беләләр. Менә ничә еллар дәвамында иң биек колгага эленгән бүләк әтәчне ул ала. Быел да Сарман Сабантуенда, 30 секундта менеп, җитез егет җиңүче булып танылды. Актаныш районында узган бәйрәмдә дә акробатик трюклары белән мәйдан тамашачысын шаккатырган ул, һәм, җәһәт кенә менеп, әтәчне алып та төшкән. Илфат читтән торып Казан аграр университетында белем ала, ә буш вакытларында көрәш белән дә шөгыльләнә.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев