САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тимербаевларны Казанга Кремльгә кунакка чакырдылар

Кичә республиканың үрнәк гаиләләре Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән оештырылган тантанада катнаштылар. Чарага республика районнары һәм шәһәрләреннән 46 гаилә чакырылган иде.

Мәртәбәле кунаклар арасында Әлмәт авылында яшәүче Нияз һәм Лилия Тимербаевлар да бар иде.
- Бердәмлек белән көчле без. Уртак шөгыльләребез, дөньяга, тормышка карашыбыз да берләштерә безне. Бик мәртәбәле чарада катнашуыбыз белән горурланабыз һәм дәрәҗәле очрашуга безнең гаиләне тәкъдим иткән район, республика җитәкчелегенә рәхмәтебезне белдерәбез. Һәр эшне Аллаһтан хәерлесен сорап, Аңа тәвәккәлләп башлыйбыз. Нинди генә нәтиҗә булса да, шөкер итәбез. Аллаһ Тәгалә һәркайсыбызга тәүфыйк, һидәят насыйп итсә иде, - диделәр Нияз һәм Лилия Тимербаевлар.

Реклама

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X