САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанлылар республика халкын татар телендәге язмаларда хаталарны ачыклауга җәлеп итү конкурсына кушыла ала

Татарстан Республикасының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы базасында республика халкын татар телендәге язмаларда хаталарны ачыклауга җәлеп итү конкурсы дәвам итә.

2021 елның 1 февраленнән 1 сентябренә кадәр үтәчәк конкурста Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлгән һәр теләгән татарстанлы катнаша алачак.

Конкурс татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссия һәм “Халык контроле” системасының баш модераторы - Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән үткәрелә.

Татарстанлылар, оешма-учреждениеләрнең элмә такталарында, мәгълүмати табличкаларда, топографик исемнәрдә, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның аншлагларында татар телендәге язуларда хаталар тапкан очракта, “Халык контроле” системасына мөрәҗәгать итә алалар.

Моның өчен Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә яки „Халык контроле“ мобиль кушымтасыннан файдаланырга кирәк. Сезгә, Системада күрсәтелгән кырларны (“поля”) тутырып язып, публикацияләү кагыйдәләре белән килешүегезне расларга һәм персональ мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә кирәк булачак.

Шуннан соң Системада хәбәрнамәгезне калдыру өчен, «Исем һәм язулардагы хаталар» (“Ошибки в названиях и надписях”) категориясен сайлап, хаталы фотоматериалны урнаштырырга, объектның координатларын (адресын), вакыйганың исемен (заголовок), тулы мәгълүматны күрсәтү шарт.

Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан яки „Халык контроле“ мобиль кушымтасыннан файдалану мөмкинлеге булмаган очракта, хата турында мөрәҗәгатьне, хатка фотоматериалларны теркәп, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының iyali.anrt@mail.ru электрон адресына яисә хат белән түбәндәге адрес буенча җибәрергә була: 420111, Казан, Карл Маркс урамы, 12.

Хаталар турында иң күп расланган мәгълүмат җибәргән республикада яшәүче гражданнар Конкурсның җиңүчеләре дип табылачак. Конкурсның оештыручылары 10 җиңүчене билгелиячәк. Алар конкурсның дипломнары,

кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү 2021 елның дүртенче кварталында үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев