САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда Халыкара Туган тел көнен 170 төрле ысул белән билгеләп үтәргә мөмкин булачак

.

Бу чараларның кайберләре онлайн-форматта үтәчәк.
Без ел саен 21 февраль көнне Халыкара Туган тел көнен билгеләп үтәбез. Республикада, бу көнгә багышлап, 170 мәдәни чара планлаштырылган. Бу хакта Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Халыкара туган тел көненә багышланган айлык уңаеннан үткәрелгән матбугат конференциясендә республика мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте.
- Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары белән берлектәХалыкара туган тел көнен үткәрү буенча план расланды. Анда барлыгы 170 чара каралды. Алар төрле форматта үтәчәк, чөнки 2020 ел нәтиҗәләре буенча чараларны үткәрү форматы киңәйтелде, - диде ул.
Районда исә Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 66 чара планлаштырылган. Алар арасында кызыклы очрашулар, мавыктыргыч чаралар, конкурслар, акцияләр, әдәби кичәләр һәм башкалар кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев