САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда 79 яшьлек әбигә бер чиләк карлыган өчен 3 мең сум штраф салганнар

Җәй көне әби бакчасында үстергән карлыганны сатарга базарга чыккан булган, ике айдан штраф хаты килгән.

Чаллыда яшәүче ханым социаль челтәрләрдә ярдәм сорап яза. Ул 79 яшьлек әнисенә шәһәр башкарма комитеты төзегән гариза буенча административ хокук бозу турында хат килүен сөйли. Хатта 3 мең сум штраф салынуы әйтелә. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

«Башта моның ни икәнен аңламадык. Әни белән сөйләштек. Ул ике ай элек 41 нче комплекстагы базарга бер чиләк карлыган алып чыккан. Аның бәясе 500 сум. Әни аны үз бакчасыннан җыйган. Әни янына биш кеше — кызлар һәм ир-атлар килгән. Аның өй адресын, фамилиясен сорашып, язып алып киткәннәр. Берни дә аңлатмаганнар. Бу кешеләр бөтен сатучылар янына да барган, җиләкле чиләкләр белән торучы күпләп сатучыларга да, пенсионерларга да дәшкәннәр. Шуны беләсе иде — казнаны пенсионерлар хисабына тутырырга җыеналармы? Алар бит бу штрафны ничек түлисен дә белми. Әнинең кан басымы күтәрелде, борчыла. Ул бит 79 яшенә җитеп суд юлларында йөрмәгән», — дип яза бу хатын.

Аның сүзләренчә, хокук бозуның бу пункты буенча бер мең сумнан өч мең сумга кадәр штраф карала. Ләкин аның әнисенә максималь сумма язалар. Пенсионерлар өчен бу зур процент, ди кызы.

Бу хатын прокуратура һәм шәһәр администрациясенә мөрәҗәгать итә, мондый карарлар чыгаручылар белән аңлату эшләре алып баруны сорый. «Намус һәм кешелеклелек турында сөйләшеп тору мәгънәсездер инде», — ди ул.

Соңрак Чаллы прокуратурасы 79 яшьлек пенсионер хатынга бер чиләк карлыган өчен билгеләнгән штрафның законлылыгын тикшерәчәге билгеле булды. Бу турыда «Челнинские известия» сайтына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев әйткән.

ЧЫГАНАК

ФОТО:https://pixabay.com

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев