САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Судьялар җиңүчеләрне ачыкладылар

.


 Апрель аенда район суды һәм суд участоклары Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан  мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында “Һәрвакыт тынычлык булсын” дигән темага рәсем һәм декоратив-кулланма эшләнмәләр конкурсы игълан иткән иделәр. Бүген – 7 Май көнне район суды бинасында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы үткәрелде. Судьялар 50 эш арасыннан иң яхшы 5 эшне сайлап алдылар. I урынга Күтәмәледән биш яшьлек Әлфис Солтанов, II урынга – район үзәгенең “Ләйсән” балалар бакчасыннан Язилә Газизова, III урынга – Җәлил поселогының “Аленушка” балалар бакчасыннан Ринат Исхаков, IV урынга – Иске Имән авылы балалар бакчасыннан Дамир Борһанов, V урынга район үзәгенең “Сандугач” балалар бакчасыннан Алсу Абдикаирова эшләре лаек булды.
 Җиңүчеләрне район суды рәисе Ринат Хәйбрахманов котлады, Грамота, истәлекле бүләкләр тапшырды. 
 Коронавирус белән бәйле чикләүләр нәтиҗәсендә бүләкләү тантанасында җиңүче балаларның әниләре яки тәрбиячеләре катнаштылар.
 Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев