СПИДка каршы көрәш комиссиясе утырышы узды
Бүген район Советының кече утырышлар залында СПИДка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы үткәрелде.
Аны комиссия рәисе – район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова алып барды. Иң элек сүз комиссиянең җаваплы сәркатибе – Сарман үзәк район хастаханәсе эпидемиологы Илүс Вахитовка бирелде. Ул районда бу юнәлештә башкарылган эшләргә, профилактик чараларга тукталды. Теманы хастаханәнең йогышлы авырулар табибы Зөлфия Саликова дәвам итте. Соңыннан утырышның карары тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев