“Солдат боткасы”н солдатлар гына түгел, барысы да яратты
Хәбәрләр

“Солдат боткасы”н солдатлар гына түгел, барысы да яратты

Бәйрәм мәйданында иртәдән үк “солдат боткасы” пеште.

Аның яныннан кеше өзелмәде. Бәйрәм шатлыгын уртаклашырга кайткан якташларыбыз – мәртәбәле кунаклар да бик тәмләп “солдат боткасы”ннан авыз иттеләр. Ә менә сиксәненче елларда Әфганстанда хезмәт иткән Айдар Харисов белән Илдус Абдуллин өчен ул чын мәгънәсендә - “үз”, утлы яшьлекләрен искә төшерә торган ботка.
- Бик тәмле. Бөек Җиңү бәйрәменә кил дә “солдат боткасы”ннан авыз итмә, имеш, - диделәр алар беравыздан.


Нет комментариев