САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманлылар сан алуда онлайн-рәвештә дә катнаша алалар

.


2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе баруы турында һәркемгә мәгълүм. Анда катнашуның юллары турында да ишеткәнсездер. Без шуларның берсенә тукталырга булдык. 
Эш шунда ки, коронавирус белән бәйле вәзгыять аркасында халык күпләп җыела торган урынга барырга кыймадык. Шуңа күрә стационар участокка килү варианты исемлектән «төшеп калды». Исәпкә алучыны да көтеп торасы килмәде – югары технологияләр зур үсеш алган заманада түземлек бик юк бит. Шулай итеп, бердәнбер вариант калды – ул да булса, сан алу кампаниясендә онлайн режимда катнашырга. Аны ноутбукта яки компьютерда үтсәң яхшырак дисәләр дә, ышандырып әйтә алабыз: заманча мобиль телефоннар буенча халык санын алуда катнашуның бер авырлыгы да юк. 
Кампаниядә катнашу өчен сезнең «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы» нда шәхси кабинетыгыз булырга тиеш. Хәер, хәзер ансыз кешеләр бик сирәктер, чөнки барлык хезмәтләр әлеге портал ярдәмендә күрсәтелә. Бу вакытны саклап калу өчен дә бик шәп вариант. Шәхси кабинетыгыз расланган булса, тагын да яхшырак. Порталның мобиль кушымтасы ярдәмендә дә халык санын алуда катнашу мөмкинлеге бар. 
Алга таба ниләр эшләргә кирәк дисезме? Моның өчен район газетасының 29 октябрьдә чыгачак санын укыгыз. 
Илназ Сираев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев