САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманлылар "Хәтер шәме" акциясенә кушылдылар

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, кич белән район үзәгенең Ял паркында урнашкан Бөек Ватан сугышында батырларча көрәшкән һәм һәлак булганнар истәлегенә салынган мемориал янында хәтер шәмнәре кабынды.

Сарманлылар да Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулуга багышланган “Хәтер шәме” Бөтенрәсәй акциясенә кушылып, каһарманнарыбызны искә алдылар. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, районның хәрби комиссары Дашгын Гасанов райондашларыбызның яу кырындагы батырлыкларын тагын бер кат искә төшерделәр, тыныч күк йөзе теләделәр. Аннан геройлар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде. Акциягә мәктәп укучылары һәм укытучылары, яшьармиячеләр, “Бердәм Россия” партиясенең “Яшь гвардия”, ФОРПОСТ членнары, ветераннар, оешма-предприятие хезмәкәрләре кушылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев