САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманда танылган блогерлар очраштылар

Блогер булу җиңелме-юкмы икәнен, мөгаен, бу юнәлештә эшләп караган кеше үзе генә беләдер.

Теләсә кем булдыра торган эш түгел ул, әмма инкарь итеп тә булмый. Тел байлыгы, фикерләү осталыгы, кыюлыгы, үҗәтлеге, тырышлыгы булган кеше, әлбәттә, үзен сынап карый ала.
Блог алып баручылар безнең районда да бар. Шуларның берсе – Сарманнан Айсылу Шакирова. Аның битенә 20 меңнән артык кеше язылган. Ныклап торып үз блогын алып бара башлаганына 1 ел тулу уңаеннан, ул танылган блогерларны чакырды һәм үзенең аккаунтына язылучылар белән бергә очрашу үткәрде.
- Блог алып бару - мавыгу гына түгел. Блогерлык - 21 гасырның яңа белгечлегедер, - ди Айсылу.
Димәк, эшлим дигән кешегә эш беркайчан да бетми. Бары теләк кенә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев