САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарман гимназиясе укучылары янгын сүндерү бүлегенә экскурсиягә бардылар

Балалар урамнардагы тынычлыкны бозып, хәвефле сигнал биреп, кызыл машиналар узуын бер генә тапкыр күрмәгәннәрдер. Бу кайдадыр янгын чыккан һәм кичектергесез ярдәм кирәк, дигән сүз.

Янгын чиктән тыш куркыныч, барлык тереклеккә зарарлы афәт. Хәзерге вакытта янгыннар меңнәрчә гомерләрне алып китә, миллиардларча сум белән исәпләнгән кыйммәтләрне юкка чыгара. Аларның килеп чыгу сәбәпләре бик күп. Балалар бу турыда шәхсән янгын сүндерүчеләрдән белергә уйлады да инде.

 

 Коткару хезмәтендә кешеләрне коткарырга һәм якларга сәләтле, һәр көнне авырлыкның күзенә кыю рәвештә карый алган фидакарьләр генә эшли ала. Ачык кызыл төстәге техника һәм сирена тавышы укучыларны тәэсирләндерде. Иң мөһиме - укучыларда йорт һәм җәмәгать милке иминлеге өчен җаваплылык хисе барлыкка килде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев