САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сабантуйда районыбызның почетлы гражданнары билгеле булды

.

Быел бу исем якташыбыз – Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы, шагыйрә Клара Булатовага, Татарстан Республикасының атказанган механизаторы, Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен орден иясе, гомерен районыбызның авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлаган райондашыбыз Мансур Хафизов, Татарстанның атказанган укытучысы, мәдәният үсешенә зур өлеш керткән, милләтебезгә талантлы җырчылар үстергән Расиха Хәмидуллина, Татарстан Республикасының мелиорация отличнигы, мелиорация хезмәткәренең алтын билгесе иясе, күп еллар төзелеш тармагының уңышлы эшчәнлеге өчен зур көч куйган, районның авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Илсөяр Вәлишин лаек булдылар. Аларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, истәлекле бүләк тапшырды.
Фәрит Мөнәвирович шушы көннәрдә районыбызның паспорт алучы яшь гражданнарын да тәбрикләп, аларга паспорт тапшырды.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X