САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр

М.Йөзлебаев исемендәге Җәлил балалар музыка мәктәбе коллективлары өчен 2020 ел истәлекле булды.

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Гинатуллин җитәкчелегендәге “Шатлык” татар инструменталь ансамбле һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Ханнанов җитәкчелегендәге “Экспромт” балалар тынлы оркестрына 20 ел тулды. Бу вакыт эчендә әлеге коллективлар Халыкара, Бөтенроссия, республика һәм региональ бәйгеләрдә күп җиңүләр яуладылар, поселок, район, “Татнефть”, республика күләмендәге күп мәдәни-агарту чараларында һәм проектларда катнаштылар. “Рухият” программасы проектларын тормышка ашыруда актив катнашканнары өчен, аларның сәнгать җитәкчеләре Ф.Гинатуллин һәм Ф.Ханнановка “Татнефть” берләшмәсе Хәйрия Фонды директоры Р.Мамин исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев