Районның "Ел хатын-кызлары"н Казанга чакырдылар
Хәбәрләр

Районның "Ел хатын-кызлары"н Казанга чакырдылар

.

Кичэ Казанда Салих Сәйдәшев  исемендәге  концертлар залында  Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" бәйгесен йомгаклау тантанасы узды. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова җитәкчелегендә район конкурсантлары да катнаштылар. Республиканың социаль-икътисади үсешенә, мәдәниятенә, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызларны ачыклау максатыннан  үткәрелә торган  бәйге ТР Президенты ярдәме белән оештырыла.


Нет комментариев