Районда яшәүче Үзбәкстан гражданнары Президентларын сайладылар

24 октябрьдә Үзбәкстан Республикасы Президентын сайлаулар булачак.

Татарстанда 14-20 октябрь көннәрендә вакытыннан алда тавыш бирү уза. Бүген исә Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә урнашкан сайлау участогында Сарман районында яшәүче Үзбәкстан гражданнары үз тавышларын бирделәр. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова җитәкчелегендә аларны участокка алып бару оештырылды.
Районда яшәүче үзбәкстанлыларның 23 сайлауларда катнашты. Аларның 14е – Җәлил бистәсендә, 3е – Түбән Әхмәттә, 2се – Иске Кәшердә теркәлгәннәр. Күтәмәле, Ләке, Карамалы, Морбаш авылларында да берәр граждан яши.
- Киләчәгебезек сайладык. Үзебез ышанган кандидатураны яклап, тавыш бирдек, – диде Иске Кәшердә яшәүче Мирзабай Уразмәтов.

Альбина Сабирова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде