САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда мобиль поликлиника эшли башлады

Бүген районда мобиль поликлиника эшли башлады.

Әлмәт шәһәре табиблары – терапевт, невропатолог, акушер-гинеколог, офтальмолог 14-17 сентябрь көннәрендә – Петровка Завод авылында, 27 сентябрь-1 октябрьдә – Кәүҗияктә, 4-8 октябрьдә – Александровкада, 11-15 октябрьдә – Дүсемдә, 18-22 октябрьдә – Иске Минзәләбашта, 25-29 октябрьдә – Иске Кәшердә, 1-5 ноябрьдә – Илексазда, 8-12 ноябрьдә – Янурыста шул һәм якын-тирә авылларның халкын кабул итәчәкләр. Табибларның составы үзгәрергә дә мөмкин. Кирәкле табиблар турында авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларына хәбәр итәргә, шунда ук нинди табиблар киләчәген белешергә, чиратка язылырга да була. Мобиль поликлиника табибларына диспансеризация буенча да мөрәҗәгать итә аласыз. Сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев