Районда картинг ярышлары старт алды +ВИДЕО
Хәбәрләр

Районда картинг ярышлары старт алды +ВИДЕО

Бүген Мортыштамак авылының Мор күле өслегендә кышкы картинг буенча Көньяк-Көнчыгыш Кубогының 4 этабы уза.

Ютазы, Баулы, Азнакай, Лениногорск, Түбән Кама, Тукай, Сарман районнарыннан, Ижевск шәһәреннән, Башкортстаннан, Пермь өлкәсеннән 120 гә якын спортчы катнаша. Ярышка "КамАЗ-мастер ЮНИОР" төркеме вәкилләре дә килгән. Ярышларда катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин сәламләде һәм җиңүләр теләде. Ярышлар күңелле генә башланып киттеләр, кызганнан-кыза бара. Морга рәхим итегез, дуслар!

Альбина Сабирова

 


Нет комментариев