САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район умартачыларын нәрсә борчый?

Озакламый агрофирмаларда, крестьян-фермер хуҗалыкларында язгы кыр эшләре старт алачак.

Чәчү белән беррәттән, уҗымнарны эшкәртү эшләре дә башлана. Аннан инде тишелгән яңа уңышка ашлама кертү, төрле авыруларга, зарарлы бөҗәкләргә каршы агротехник чаралар күрелә. Менә шул чорларда шәхси хуҗалыкларында умарталар асраучылар да пошаманга төшә башлыйлар: бал кортлары агуланмаслармы, бал сыйфатына тискәре йогынтысы тимәсме, баш саннары кимемәсме һәм башка сораулар белән алар, иң беренче чиратта, әлбәттә, районда умартачылык белгече Розалия Фатыйховага мөрәҗәгать итәләр. Бу төр сорауларны авыл җирлекләрендә узган җыеннарда да еш ишетергә туры килә. Бүген район үзәгенең кинотеатр бинасында узган киңәшмәдә нәкъ шулар хакында сүз барды. Анда агрофирма җитәкчеләре, агрономнары, игенчелек белгечләре, умартачылар чакырулы иде. Киңәшмәне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов алып барды. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева катнашты.
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.

Реклама

Альбина Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X