САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район Советы депутатлары Башкарма комитет җитәкчесен сайладылар

Бүген дүртенче чакырылыш район Советының икенче утырышы үтте.

Аны район Советы рәисе Фәрит Хөснуллин алып барды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев, Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, ТР Президентының территорияләр белән эшләү Идарәсе баш киңәшчесе Айрат Мостафин катнаштылар.
Беренче көн тәртибе буенча депутатлар район Башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар. Әлеге вазифаны моңа кадәр район Советы аппаратын җитәкләгән Фәндәс Вәлиев башкарачак.
Икенче көн тәртибендә район Советының комиссияләре составы каралды, аларга комиссия рәисләре расланды. Бу мәсьәлә буенча депутат Илсур Камалетдинов чыгыш ясады.

 

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев