Рангазарда  "Көрәшкә бирелгән гомер " дигән патриотик дәрес үткәрелде
Хәбәрләр

Рангазарда "Көрәшкә бирелгән гомер " дигән патриотик дәрес үткәрелде

.

25 август көнне татар халкының күренекле шәхесе, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алабыз. Җәлилчеләрнең батырлыгын бөтен ил белә. Аларның берсе дә дошман алдында баш имәгән, палач балтасы алдында каушап калмаган.
Рангазар авыл китапханәсендә укучылар белән "Көрәшкә бирелгән гомер " дигән патриотик дәрес үткәрелде. Катнашучыларга "Җәлилчеләр батырлыгы " дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.


 

Нет комментариев