САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район халкы кышкы резинага вакытында күчәргә тырыша

«Эх, җылы якка китеп, яшәргә иде!» – дигән уйлар туа кайвакыт.

Үзегез уйлап карагыз әле: кышкы кием аласы да, җылылык өчен аерым түлисе дә, кар көрисе дә юк... «Машинаның тәгәрмәчләрен алыштырырга да кирәкми», – дип өстәрләр автомобиль сөючеләр. 
Әйе, елына ике тапкыр кабатлана торган вакыйга тагын килеп җитте – нәкъ шушы чорда машина йөртүчеләр көпчәкләрне кышкыга алыштыра башлыйлар. Хәер, моны иртәрәк – октябрь урталарында ук эшләп куючылар да бар. Берәүләр бу җаваплы эшне автосервис хезмәткәрләренә ышанып тапшырсалар, икенчеләр үзләре мәшәкатьләнүне кулай күрәләр. Тәгәрмәчләрне алыштыруны бөтенләй кирәксенмәүчеләр дә бар – аларның резиналары барлык төр һава торышына да яраклашкан була. 
Автосервиска баручылар исә ике төркемгә бүленәләр. Беренчесенә җәй көне дә, кыш көне дә бер үк дисклар кулланучылар керә. Әлбәттә, бу очракта махсус эшчеләргә мөрәҗәгать итмичә мөмкин түгел. Икенче төркемдә – кадерле вакытларын саклап калу максаты белән, автосервиска килүчеләр. Тик, аның капкасы янына килеп туктагач, кайвакыт уйланырга мәҗбүр буласың: чиратны көтеп торганчы, үзең алыштырып куйсаң, киресенчә, вакытың янга калмыймы соң? Җәлил поселогында яшәүче райондашыбыз да шулай уйлаган, ахрысы. 
– Моңа кадәр бу эшкә үзем тотынырга курка идем, хатын-кыз булгач, көчем җитмәс, дип шикләндем. Гадәттә, тәгәрмәчләрне авылда яшәүче җизнәм алыштырып бирә иде. Тик бу юлы тиз арада кышкы тәгәрмәчләргә күчәргә туры килде, ә җизнәм эштә булды. Апам белән тәвәккәлләдек тә, икебез бу эшне башкарып чыктык, – ди Раилә. 
Аларның бу эшне ничек башкарып чыгулары турында беләсегез килсә, район газетасының 8 ноябрь санын укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев