Район Башкарма комитеты шоферының таныклыгында барлык категорияләр дә бар
Һәр елны октябрьнең соңгы якшәмбесендә Автомобильчеләр көне билгеләп үтелә.
Тулы атамасы – Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне. Бу көнне барлык профессиональ машина йөртүчеләр дә бәйрәм итәләр. Алар арасында җиңел һәм йөк машиналары, автобуслар белән бер дәрәҗәдә идарәдә итүчеләр дә бар. Район Башкарма комитетында машина йөртүче булып эшләүче Мансур Хуҗин да – әнә шундыйлардан.
Ул 1960 елның иң беренче көнендә Шәрләрәмә авылында дөньяга аваз сала. Кечкенәдән үк техника белән кызыксынып, зурлар янында бөтерелә, аларга кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша егет.
– Безнең яшь чакларда шофер һөнәре бик абруйлы санала иде. Күп егетләр шуңа укыды. Минем беренче «двигатель»ле транспорт чарасы мотоцикл булды. Шулай итеп, кызыксыну җиңел машиналарга да күчте. Яр Чаллы шәһәрендә кичке автомәктәптә белем алдым, көндезен слесарь булып эшләдем, – дип искә ала ул яшьлек елларын.
Мансур Хуҗин турында күбрәк беләсегез килсә, район газетасының 25 октябрь санын укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев