САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Праймеризда 24 майдан башлап 30 майга кадәр катнашырга була

Агымдагы елның 24-30 май көннәрендә республикада, 19 сентябрь – Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга әзерлек кысаларында, кандидатлар сайлау буенча тавыш биреп карау (праймериз) узачак.

Шул уңайдан, район Советында узган киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева әлеге кампанияне районда үткәрү турында чыгыш ясады. Ул праймериз узачак санау участокларын атады, аларга кайсы участоклардан сайлаучылар киләчәген аңлатты. 
Сайлауларны әзерләү һәм үткәрү чорларында чара үтәчәк участокларда куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы урынбасары Валерий Алексеев, сак эшчәнлегенең районара бүлеге өлкән инспекторы Рөстәм Гарипов, Россия милли гвардиясе гаскәрләренең ТР буенча райондагы ведомствоара сак бүлеге инспекторы Раушан Бадыков сөйләделәр. 
Киңәшмәне район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды һәм алда торган чараларга җаваплы карап, аларны тиешле югарылыкта үткәрергә кирәклеген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев