САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Өченче дулкын башланды, диләр

Интернет челтәрендә, ил һәм республика массакүләм мәгълүмат чараларында коронавирус эпидемиясенең 3 нче дулкыны башлануы турында язалар.

Алардан күренгәнчә, Россиягә дә коронавирусның һинд штаммы үтеп кергән һәм ул мутацияләренең күплеге белән куркыныч.
Бүгенге көндә районда коронавируска каршы вакцинация бара. Район хастаханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, хастаханәгә барлыгы 7690 доза вакцина кайтарылган. Аларның 7330 ы - «Гам-Ковид-Вак» (Спутник V), 320 се – “ЭпиВакКорона” вакцинасы. 30 июньгә районда вакцинаның беренче компонентын 7248 кеше ясаткан. Аларның 1761 е – пенсионерлар. Ә икенче компонентын да 4500 кеше ясаткан.
1 июльгәрайонда лаборатор юл белән расланган коронавирус инфекциясенең 66 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле, ягъни 2020 елның март аеннан бирле лаборатор рәвештә расланмаган Ковид-19 белән хастаханәдә 326 кеше дәваланган. “Пневмония” диагнозы белән 1065 кеше дәвалану үткән. 4 кеше вафат булган.
Зөлфия Шәрипова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев