“Нөркәй” агрофирмасы техникаларына күзәтү бара +ВИДЕО
Бүген Нөркәй техник паркында агрофирманың авыл хуҗалыгы техникасын тикшерү эшләренә старт бирелде.
Ул әле берничә көн дәвам итәчәк. Чөнки техник күзәтүгә әзерләнгән машиналарның саны шактый.
- 109 берәмлек техника күзәтү үтәргә тиешләр. Һәрберсен ныклап, төзеклеген җентекләп тикшереп карыйбыз. Тормоз тоту мөмкинлекләрен билгеләү өчен, йөртеп карыйбыз, - ди Дәүләт техник күзәтүе инспекциясенең район бүлеге баш инженер-инспекторы Альберт Сәлахов.
Күзәтү барышы белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов та таныштылар. Шулай ук “Агрокөч” җәмгыяте белгечләре, районның өч агрофирмасының бүлекчә идарәчеләре, баш инженерлары да килгәннәр иде.
Альбина Сабирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев