САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Марат Сәлахов “Сарман” газетасын Эльбруска алып менде

Районыбызның танылган спортчысы - йөгерешче, чаңгы буенча спорт мастеры, Татарстан республикасы җыелма командасы әгъзасы Марат Сәлахов Европаның иң югары ноктасы – 5642 метр биеклектәге Эльбрус тавына менде.

"Бирешмәскә, җиңәргә!” тормыш девизы белән яшәүче спортчы егетебез үз максатына иреште. Үзенә юлдаш итеп ул “Сарман” газетасы һәм район әләмен дә алган иде.
- Актив ял яратучылар бу урынны исәпкә алсыннар. Биеклек сәламәтлеккә файдалы. Ябыгырга теләүчеләргә әйбәт. Югарыда аппетит югала. Һава озонга бай, әмма хроник авырулары булганнарга сак булырга киңәш итәм. Таулар аяусыз, - дип язган Марат инстаграм битендә.
“Югарыда өр-яңа хәбәрләр белән таныштым”, - дип тә өстәгән.
Эльбрустан төшеп, Марат сәяхәтен дәвам итә. Райондашыбыз белән күңелле очрашулар көтеп калабыз һәм хәерле яллар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев