САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лилия Гәрәеваның шигырьләр китабы чыкты

Шушы көннәрдә Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче Лилия Гәрәеваның “Серләремне айга сөйлим” дигән шигырьләр китабы дөнья күрде.

Автор белән сарманлылар таныш инде. Элекке елларда аның хакында язганыбыз, аның шигырьләрен газета укучылар игътибарына тәкъдим иткәнебез булды. Ул чакта ук шигырь сөючеләр аның туган ягыбызның гүзәллеген, кеше күңеленең тирәнлеген тасвирлаучы шигырьләрен җылы кабул иткәннәр иде. 
 Лилия апа 1956 елның 21 декабрендә Лениногорск районы Иске Суркино авылында туа. Балачак һәм яшьлек еллары Әлмәт шәһәрендә үтә. Биредә ул музыка көллиятенең фортепьяно бүлеген тәмамлый, аннан соң музыка мәктәбендә укытучы булып эшли. Ике ел эшләгәч, Әлмәт нефть институтының кичке бүлегенә укырга керә. 1987 елда Яр Чаллы шәһәренә китеп, “КамАЗ”да инженер-технолог булып эшли. Хезмәтендә уңышлар казана. Ләкин тормыш шатлык-куанычлардан гына тормый – язмыш аңа авыр сынаулар да насыйп итә. Әтисенең вафатын бик авыр кичергән Лилия апаның эштән кайтканда кинәт кенә аяклары йөрмәс була. 2016 елдан ул Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында яши башлый, иҗат эшенә ныклабрак тотына. Ә шигырьләрне ул бала чагыннан ук яза. Интернат-йортта яшәгәндә, инвалидлар өчен үткәрелә торган бәйгеләрдә катнаша. Шуларның берсендә – “Минем еллар – минем байлыгым” конкурсында шигырьләрен сөйләп, II урынны ала. 
 Без Лилия апага киләчәктә дә иҗат уңышлары, иман байлыгы, рухи ныклык телибез һәм аның берничә шигырен сезгә дә тәкъдим итәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев