САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җәлил нәниләре космонавт булырга әзерләнә

Бүген Җәлил 5 нче номерлы «Әкият» балалар бакчасында, Космонавтика көне уңаеннан бәйрәм иртәсе узды.

Балалар белән космоска, беренче космонавт Юрий Гагаринга багышланган белем бирү эшчәнлеге үткәрелде.  Күңелле ярышлар, викторина сорауларына җавап бирү аркылы алар үзләренең космос турындагы белемнәрен тагын да баеттылар. Галәм киңлекләрен иңләп кайткан этләр - Белка, Стрелка, Лайка белән таныштылар. Беренче космонавт - Юрий Гагарин, Валентина Терешкованың батырлыклар балаларда соклану хисләре уятты. Бәйрәм кызыклы шигырьләр белән үрелеп барды. 

Күкләребез һәрвакыт аяз, илләребез тыныч, балаларыбыз сәламәт булсыннар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев