Җәлил командасы дүрт номинациядә җиңү яулады
Хәбәрләр

Җәлил командасы дүрт номинациядә җиңү яулады

21нче сентябрьдән 25 нче сентябрьгә кадәр Югары Ослан районының Дачный бистәсендә "Куркынычсызлык мәктәбе" исеме астында республикакүләм ярышлар уздырылды.

Р.К.Талибуллин җитәкчелегендәге Җәлил бистәсенең 2 нче мәктәбе командасы районыбыз данын яклады. Ярышлар укучыларның физик көчләрен, кыен шартларда команда булып оеша алуларын, интеллектуаль һәм көнкүрештәге белем- күнекмәләрен тикшерде. Егетләр һәм кызларны сынаулар куркытмады, алар биремнәрне лаеклы үтәделәр. Җиңү шатлыгы, җиңелү ачысы, күз яшьләре, уңышлар, уңышсызлыклар бергә үрелде. Хәзер барысы артта калды. Команда ярышларның 4 номинациясендә җиңүгә иреште, командалар зачетында 7 урынга лаек булды.


Нет комментариев