САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үлгән кешенең васыятен үтәмәсәң, гаҗәеп хәлләр дә була икән

"2013 елда армия сафларыннан кайткач, икенче көнне нәнәм үлеп китте. Минем кайтканны гына көткән инде. Өен миңа язып калдырган. Шулай ук, әнием нәнәмнең язып калдырган хатын да бирде. Анда ул өйне берни дә эшләтмәвен сораган, барысы да шул килеш торсын, дигән.

Башта өй шул килеш торды. Аның белән шөгыльләнергә беренче ике елда акча да булмады. Арытаба яхшы эшкә урнаштым, өйләндем. Хатыным белән өйдә ремонт эшләргә булдык. Шуңардан соң сәер хәлләр башланды да инде.

Күз алдыма көн дә диярлек нәнәм килә һәм сүгә башлады. Төшемдә дә шул ук хәлне күрәм. Өйдә дә барлык эшләгән әйберләрем җимерелә башлады: диварга эленгән телевизор килеп төште, обойлар купты, көн дә диярлек лампочкалар янып чыкты.  

Арытаба мәчеткә барып, бу хәл турында үзебезнең муллага сөйләдем. Ул миңа: "Нәнәң сиңа аның васыятен үтәмәгән өчен ачуланган. Өйне башкача үзгәртмә, шул килеш торсын", диде. Әлбәттә, мулланың сүзләренә колак салдым. Күрше йортын сатып алып, яңа өй салырга булдым. Аллаһка шөкер, хәзер нәнәмнең җаны тынычланды. Төшкә керсә дә, елмаеп кына керә...", дип язган ул.

Чыганак

Фото: pixabai.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев