САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кызга Азалия дип исем кушачаклар

.

Вәлиевлар гаиләсендә бәби туу вакыйгасы истәлекле даталарга туры килә. Узган ел уллары Айдар белән киленнәре Айсылуның кызлары Сәйдә 100 меңлек сертификатка ия булган иде. Быел исә Радикның да кызы елның беренче сабые булып туды.
- Оныгыбызга Азалия исеме кушарга исәплибез. Сәламәт сабый булсын, бик сөендек, - диделәр әби белән бабасы Фәүзия апа белән Фирдәвес абый.
Бәби дә, әнисе дә үзләрен яхшы хис итәләр. Без дә бәхетле әни белән әтине тәбриклибез һәм тигез, куанычлы гомер телибез.

Альбина Сабирова.

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев