САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кәүҗияк китапханәсендә терроризмга каршы тематикага әңгәмә үтте

Соңгы вакытта экстремизм, террорчылык актлары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша еш ишетергә туры килә.

Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә. Бу уңайдан Кәүҗияк авыл китапханәсендә ”Моны һәркем белергә тиеш” дигән темада әңгәмә уздырылды. Терроризм - аерым кешеләр яки төркем тарафыннан кешелеккә каршы көч кулланып эшләнелә торган иң куркыныч җинаятьләрнең берсе. Мондый куркыныч кешеләргә генә түгел, хәтта бөтен бер илгә янарга мөмкин. Зур шәһәрләрдә, хәтта авыл җирлекләрендә дә, терроризм белән бәйле очраклар еш кабатланып тора. Шуңа бәйле рәвештә җинаятчелек тә, терроризмга да җирлек арта. Әлбәттә, кешеләрдән уяулык сорала. Әледән-әле кабатланып торган хәвефле очраклардан һәркайсыбыз сабак алсак иде, чөнки бу очракта сүз барыбызның да иминлеге хакында бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев