САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кичке Сарман Раштуаны бәйрәм итте

Бүген кичен Сарманның үзәк Ял паркында Раштуа бәйрәме уңаеннан күңелле бәйрәм чаралары оештырылды.

Сарманның спорт сөюче гаиләләре – Хәйбрахмановлар, Алиуллиннар, Могыйновлар, Әхмәдуллиннар төрле кызыклы бәйгеләрдә өлгерлектә, җитезлектә көч сынаштылар: чаңгыда узыштылар, аяк бәйләп йөгерделәр, кар ташыдылар, “паровоз” ясап һәм башка төрле конкурсларда ярыштылар. Балалар да җиңү өчен бөтен көчләрен куйдылар. Конкурсантлар җиңү өчен шулкадәр тырыштылар, барысы да алдынгы урыннарга лаек булып чыктылар. Нәтиҗәдә 1нче урынны – Хәйбрахмановлар һәм Әхмәдуллиннар гаиләләре, 2 нче урынны Алиуллиннар һәм Могыйновлар гаиләләре бүлештеләр. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Латыйпова, аларны җиңүләре белән котлап, бүләкләр тапшырды. Тәнәфесләрдә исә район мәдәният хезмәткәрләренең матур җырлары яңгырады.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев