САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Халык санын алудан читтә калмагыз, хөрмәтле райондашлар!

Билгеле булганча, 2021 елның 15 октябреннән Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе старт алды. Ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Ил тарихында ул беренче тапкыр цифрлы форматта, цифрлы технологияләр кулланып узачак. Алда торган халык саны исәбен алуның төп яңалыгы – Россия халкы тарафыннан Дәүләт хезмәтләре порталында (Gosuslugi.ru) электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль рәвештә тутыру мөмкинлеге. Теләгән һәркем порталда, шул исәптән мобиль кушымтага ялганып та, үзенә һәм үз хуҗалыгының барлык әгъзаларына халык санын алу кәгазьләрен мөстәкыйль рәвештә тутыра алачак. Шулай ук 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр стационар исәпкә алу участоклары да эшләячәк. Аларга исәпкә алуда катнашу яки дәүләт хезмәтләре порталында исәпкә алу узуны раслау өчен, яки үз өендә исәпкә алучы белән очраша алмаган я очрашырга теләге булмаган һәр кеше килергә мөмкин. 
Сарманда стационар участоклар – Ленин урамы, 52 йорт (авыл Советы бинасы), Куйбышев урамы, 36а йорты (МФЦ, фойе), Җәлил поселогында Лесная урамы, 10 йорт (СОК “Батыр”), Җиңүгә 30 ел урамы, 6 йорт (Мәдәният сарае), Әхмәдиев урамы, 26 йорт (поселок Советы бинасы) адреслары буенча урнашканнар. Шәрләрәмәдә - Мәктәп урамы, 57 йорт, Ләшәү Тамакта Яшьләр урамы, 1а йорты адреслары буенча авыл җирлеге башкарма комитеты биналарында да стационар участоклар эшли. Участокларның эш сәгате 8.00 сәгатьтә башлана һәм 18.00 сәгатьтә төгәлләнә. Сарманда авыл Советы бинасында, Җәлилдә Мәдәният сараенда алар 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачаклар. Күпфункцияле үзәктә дүшәмбе-җомга көннәрендә - 8.00-17.00, сишәмбе - 8.00-19.00, шимбә 8.00-13.00 сәгатьләрдә анкеталаштыру үтәргә мөмкин.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев