САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карашай-Саклау авыл җирлеге зиратларында өмәләр гөрләп узды

Карашай-Саклау авыл җирлеге территориясендә өмәләр үткәрү матур традициягә әйләнде.

 Халыкның күбесе зиратка мәрхүм туганнары һәм якыннарының каберләрен төзекләндерергә килә. Өмә үткәрү бурычы-зират территориясен һәм аның тирәсен җыештыру. Зиратларны чисталыкта тоту – ул безнең ата-бабаларыбыз алдында әхлакый бурыч. Зираттагы тәртип, үсеп килүче буынны тәрбияләү ягыннан да мөһим. Хакыйкать юкка гына үткәннәрдән башка киләчәк юк, дигән сүз түгел бит. 2021 нче елның 1,2,3 нче маенда Карашай-Саклау авыл җирлегендә яшәүчеләр шундый өмәгә бик оешкан төстә чыктылар. Актив эш барышында халык көче белән зур эш башкарылды: коры-сары агачлар җыештырылды, зират территориясе чүп-чардан һәм коры үләннән чистартылды. Зират-изге урын ул, һөнәренә һәм вазифаларына карамастан, һәр кеше мондый өмәләрдә катнашырга тиештер. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X