САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кан басымын төшерүнең 14 ысулы

Дару сәдәфләре артериаль кан басымын төшерә. Әмма вакытлыча гына. Гипертонияне тулысынча җиңү өчен тормыш рәвешен үзгәртергә кирәк. Ничек итеп дисезме?

1. Гәүдә авырлыгын контрольдә тотарга

Аена бер тапкыр үлчәүгә басып үлчәнергә кирәк. Артык “кило”лар канда холестерин микъдарының тиешледән артык булу ихтималын күрсәтә.  Ә бу йөрәк-кан тамырларына зыян салырга мөмкин.

2. Углеводлы ризыкларны күп ашамаска

Төрле тәм-том һәм баллы эчемлекләрдә, ак икмәк, фастфуд, ярымфабрикат, колбаса ризыкларындагы углеводлар организмда бик тиз үзләштерелеп, май тукымасына әверелә.

3. Тозны чикләргә

Тозны көненә 1 чәй кашыгыннан артык куллану организмда сыеклыкның тоткарлануына, шешенүгә китерергә, йөрәк-кан тамырлары эшчәнлегенә кырын сугарга мөмкин.

4. Кофеинны – азрак

Составында кофеин булган эчемлекләрне дә саграк кулланырга. Каһвә генә түгел, каты чәй, “энергетик”лар да бу.

5. Аксым һәм клетчатка

Аксымга һәм клетчаткага бай ризыкларның (майсыз ит, балык, эремчек, борчак яки фасоль, яшелчә, яшел тәмләткечләр) көндәлек менюдан төшмәве гипертония куркынычын 60 процентка кадәр киметә.

6. Омега-3

Йөрәкнең сәламәт булуы өчен даими рәвештә омега-3, омега-6, омега-9  май кислоталарын кулланырга кирәк. Алар балыкта һәм диңгез продуктларында, йомырка, үсемлек майлары, соя, фасоль, чәчәк кәбестәдә, брокколи, шпинатта була.

7. Кан тамырларын ныгытырга

Кан тамырлары нык һәм сузылмалы булсын өчен калийлы продуктлар: карабодай, борчак, алма, банан, цитрус җимешләре, кабак, бәрәңге, баклажан, кишер, помидор, гөмбә, кипкән җимешләр, көнбагыш, бал ашарга кирәк.

8. Менюга сарымсак өстәргә

Сарымсакта канны сыеклата һәм тромбларны эретә торган аллицин матдәсе бар. Шуңа күрә ашлар һәм “второй”ларның һәммәсенә берәр тырнак сарымсак өстәү әйбәт (аллергия булмаса).

9. Какао эчәргә

Какао порошогы һәм бөртекләрендә йөрәкне ныгытучы магний, кан тамырларын киңәйтүче теобромин, инфаркт һәм инсультларны кисәтүче полифенол бар. Шуңа күрә табиблар көненә бер-ике шакмак әче шоколад (горький шоколад) ашарга киңәш итә.

10. Тәмәкедән баш тартырга

Тәмәке тартучыларның организмы никотинны “эшкәртү” өчен даими рәвештә тулы көченә эшләргә мәҗбүр. Хәлсезләнеп калган органнарда кан йөреше начарлана. Шуңа күрә тәмәкедән баш тартмыйча гына гипертониядән котылып булмый.

11. Стресска каршы торучанлыкны арттырырга

Аз гына стресс та йөрәк тибешен көчәйтеп, кан тамырларына нагрузканы көчәйтә. Бу дөньяда берничек тә стресстан котылып калып булмаганлыктан, аны тынычрак уздырырга өйрәнү кирәк.  Ә моңа психологик киңәшләр, йога кебек  әйберләр ярдәм итә.

12. Тулы кыйммәтле ял итәргә

Нерв киренкелегеннән котылу өчен дөрес ял итү шарт. Әмма ноутбук яки телевизор, телефон алдында түгел, ә табигать белән хозурланып. Яраткан шөгыль, дус-ишләр, бала-чагалар, хайваннар белән аралашу да организмга әйтеп бетергесез ял бүләк итә.

13. Дөрес йокларга

Эш атнасы дәвамында туйганчы йоклый алмауны ял көннәрендә “чыгару” дөрес түгел. Йөрәккә, кан тамырларына көч килмәсен өчен һәр көн саен 7-9 сәгать йокларга кирәк.

14. Үсемлек төнәтмәләре

Ромашкадан, мәтрүшкә, кандала үләне (донник), чамбыр (чабрец), бөтнек, имбир, дүләнә җимешләре (боярышник), миләш яки баланнан төнәтмә ясап эчү дә кан басымын төшерергә ярдәм итә.

Ватаным Татарстан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев