САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Илгизәр абый Президентның Рәхмәт хатына лаек булды

Шушы көннәрдә “Җәлил” агрофирмасы Минзәләбаш бүлекчәсенең әйдәп баручы агрономы Илгизәр Маликовка авыл хуҗалыгы тармагындагы күпьеллык тырыш хезмәте өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Быел июнь аенда Илгизәр абыйның агроном булып эшли башлавына да 40 ел булган. 30 яшендә, 1981 елның җәендә Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, “Үрнәк” колхозында орлыкчылык агрономы булып эшли башлый ул. Тагын ике елдан – баш агроном.
- Мәктәпне тәмамлауга, армиягә барып кайттым, аннан тракторчы булып эшли башладым. Бөтен хезмәт юлымны җир белән бәйлисем, икмәк үстерәсем килде. Агрономлыкка укырга кердем, - дип искә ала ул.
Ул көннәрдән соң күп суллар аккан, күп җилләр искән, эш урыннары да алышынган. Тик Илгизәр абый, кайда гына эшләмәсен, җиргә, яраткан һөнәренә тугры булып кала, нәтиҗәле тырыш хезмәте өчен төрле дәрәҗә бүләкләргә лаек була. Алар арасында иң кадерлеләреннән тагын берсе – тракторчы булып эшләгәндә, көзге чәчү буенча район күләмендә I урынны ала һәм РСФСР Авыл хуҗалыгы министрлыгының “Социалистик ярыш алдынгысы” дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнә.
Илгизәр абый бүген дә – хезмәттә.
- Җир – минем стихиям, - ди ул.
Без аны зур бүләге белән тәбриклибез һәм киләчәктә дә уңышлар, исәнлек-саулык телибез.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев