САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иң биек чыршы - «Татмедиа»да

«Татмедиа» бинасы түбәсендә Яңа ел чыршысы урнаштырылды.

Ул - Европаның иң биек ноктасында урнашкан чыршы. Төрле төстәге утлар белән балкучы конструкция башкала халкының һәм бәйрәм көннәрендә республикага киләчәк кунакларның кәефен күтәрәчәк. Шәһәрнең иң биек биналарының берсендә Яңа ел чыршысы урнаштырылды: ул «Татмедиа» АҖнең түбәсен бизәде. Кичен аның утлары шәһәрнең берьюлы берничә районыннан, шул исәптән Кремль ярыннан күренәчәк, бәйрәм көннәрендә ул башкалар халкына һәм кунакларга бәйрәм кәефе бүләк итәчәк.
«Татмедиа» җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренә караганда, чыршының биеклеге 18 метр, бинаның биеклеге 56 метр тәшкил итә. Ул 390 метр озынлыктагы гирлянда белән бизәлгән.
«Безнең бина түбәсендәге Яңа ел конструкциясен без башкала халкына һәм аның кунакларына бәйрәм кәефе бүләк итү өчен урнаштырдык», – диде Садыйков.
Европада иң югары Яңа ел конструкциясе булып, гадәттәгечә, Испаниянең Гранада шәһәрендә куела торган чыршы санала. Ул - 55 метр биеклектә. Россиядә иң биек чыршыны Красноярскида урнаштыралар, аның биеклеге дә 55 метр тәшкил итә. Чагыштыру өчен: Мәскәүдә Кремль чыршысының биеклеге бик сирәк очракта гына
30 метрдан артып китә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X