САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Германиядә хезмәт иткәннәрне очрашуга көтәләр

9 июньдә меңләгән халык истәлекле датаны – ГСВГ, ягъни Германиядә хезмәт иткән совет гаскәрләре көнен билгеләп үтә.

1945 елда бу көнне Германиядә оккупацион совет гаскәрләре төркеме барлыкка килә. 1954 елда ул - Германиядә совет гаскәрләре төркеме, ә 1989 елда гаскәрләрнең Көнбатыш төркеме дип үзгәртелә. ГСВГ аша 8,5 миллионнан артык совет солдаты үткән. Совет гаскәрләре Германия территориясенә 1994 елга кадәр кертелгәннәр.
Истәлекле дата уңаеннан, иртәгә, 9 июнь көнне, Сарманның Үзәк ял паркында төрле елларда Германиядә ГСВГда хезмәт иткәннәрнең очрашуы планлаштырыла.
Җыелу урыны – Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориал янында 9.00 сәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев