Хәбәрләр
Гариза язсаң, акча аласың
Мәктәп укучыларына акчалата түләү алу өчен, гаризалар октябрь ахырына кадәр кабул ителә.
-
Мәктәп укучыларына 10000 сум акча алу өчен, әлегә кадәр гариза тапшырмаган ата-аналар гариза белән 2021 елның 31 октябренә кадәр мөрәҗәгать итә алалар. Бу хакта Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
Гаризаны 6 яшьтән 18 яшькәчә балалары булган гаиләләр балага 6 яшь 2021 елның 1 сентябренә, ә 18 яшь 2021 елның 3 июленнән соң тулган очракта яза ала.
Әлеге туләү укуларын гомумбелем бирү программасы буенча дәвам итүе 18 яшьтән 23 яшькәчә инвалидларга hәм сәламәтлекләре чикле гражданнар өчен дә каралган. Балаларның һәм ата-аналарның, уллыкка алучы яисә попечительләрнең Россия гражданнары булулары һәм Россия территориясендә яшәүләре дә төп шартларның берсе булып тора.
“Акча әлеге яшь аралыгындагы балаларга гаиләнең кеременә бәйсез рәвештә билгеләнә һәм социаль ярдәмнең башка төрләрен билгеләгәндә исәпкә алынмый, гаризада күрсәтелгән счетка күчерелә. Акча ул Россия территориясендә гамәлдә булган теләсә кайсы түләү системасының банк картасы яисә карточкасыз счет (саклык кенәгәсе) булырга мөмкин,” – диде Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе башлыгы Эдуард Вафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев