САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Экстремизмга каршы көрәшкә син дә кушыл

3 сентябрьдән районда “Экстремизмга – Юк!” дигән айлык башланды.

Ул 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Айлык уңаеннан район мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары арасында террористик акт куркынычы булганда, үз-үзеңне имин тоту кагыйдәләрен иң яхшы белүчегә конкурс үткәрелә. Бәйге 13 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр уздырыла. Конкурс анкетасы Сарман муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырыла. Анкета сорауларына җаваплар кәгазь вариантта Сарман авылының Ленин урамындагы 35 йортта 3, 4 нче кабинетларда район Советы аппаратында кабул ителәләр. Ә электрон вариантта аны “Конкурс” билгесе белән g.almu@tatar.ru сайтына җибәрергә мөмкин. Ике очракта да җаваплар 24 сентябрьгә кичкә кадәр кабул ителәләр. Тулы исем-фамилиягезне, әтиегезнең исемен, уку, яшәү урыны, ничә яшьтә икәнегезне һәм телефон номерыгызны язарга онытмагыз. Конкурска нәтиҗә 27 сентябрьдә ясалачак, җиңүчеләрне бүләкләү тантаналы шартларда үткәреләчәк, аларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X