САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дүшәмбе киңәшмәсендә район газетасына язылу мәсьәләсе каралды

“Сарман” һәм “Новый Сарман” газеталарына агымдагы елның икенче яртыеллыгы өчен язылырга нибары 5 көн вакыт калды.

Район газеталарына язылырга өлгермәгәннәр аңа шушы көннәрдә языла алалар. Максатчан, халыкчан һәм тормышчан газета һәр атнаның җомгасында сезгә район хәбәрләрен, төрле өлкәләргә кагылышлы яңалыкларны, хезмәт коллективларындагы тормыш, читтә яшәүче райондашларыбыз, күркәм эшләребез, җиңүләребез турында җиткереп торачак. Икенче яртыеллыкка язылу барышы белән бүген район Советында узган киңәшмәдә “Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге” җитәкчесе Альбина Сабирова чыгыш ясады.Районның торак пунктларында радиохәбәрләрне җиткерү мөмкинлекләрен киңәйтү хакында район электр челтәре баш инженеры Илшат Сафин сөйләде.

Агымдагы елда район территориясендә узган санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Айрат Гайфутдинов таныштырды. “Халык контроле” нигезендә башкарылган эшләргә район Башкарма комитетының гомуми бүлек начальнигы Марат Алиуллин тукталды.

Район үзәк шифаханәсе табибы Линера Габделхакова район халкы арасында коронавируска каршы прививка ясату барышы белән таныштырды, вакциналаштыру буенча активлыкка чакырды.

Киңәшмәне район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Ул һәр каралган сорау буенча үзенең фикерләрен җиткерде, җитәкчеләр алдына конкрет бурычлар куйды.

 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев