Хөрмәтле сарманлылар һәм килгән кунаклар, сезне 26 май көнне «Мин татарча укыйм» районкүләм әдәби фестивальгә чакырабыз.
Ул мәктәп укучылары арасында Сарманның үзәк ял паркында ярыш форматында узачак.
Башлана: 10:30 сәгатьтә.
Чарада күренекле якташларыбызның катнашуы көтелә:
- СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең С.Рәфыйков, Р.Төхфәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе, робагыйлар остасы, шагыйрь Дамир Гарифуллин;
- Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйрәсе, укытучы Клара Булатова;
- Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясе лауреаты, язучы Рәфкать Кәрами;
- Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Россиянең атказанган укытучысы, шагыйрә Вәсимә Хәйруллина;
- Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының Г. Тукай һәм РСФСРның М. Горький исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның хатыны Нәкыя Гыйләҗева;
- шагыйрь, язучы, профессор, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Җамал Вәлиди исемендәге әдәби премиясе лауреаты Фәрит Яхин.
Рәхим итегез, шәп булачак!
Нет комментариев