САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чукмарлы авылында ФАП ачылды +ВИДЕО

Чукмарлы авылы халкына яңа фельдшер-акушерлык пункты хезмәт күрсәтәчәк.

Аны бүген тантаналы рәвештә ачтылар. Бәйрәм төсмере алган чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин, үзәк хастаханә баш табибы Айрат Галимов, җирлек башлыклары, оешма җитәкчеләре, авыл халкы катнаштылар. Фәрит Мөнәвир улы сәламәтлек бинасын төзүчеләргә рәхмәт белдерде, Рәхмәт хатлары тапшырды һәм авыл халкына ФАПка бары тик профилактик чаралар үтәргә килүләрен генә теләде. Авыл халкының сөенечен җирлек башлыгы Илшат Һадиуллин, баш табиб Айрат Галимов та уртаклаштылар. Авыл имамы Зәкария хәзрәт, ветераннар советы рәисе Зөлфия Туктарова, хөрмәтле ветераныбыз Фәһимә Мөхәммәтшина һәм башка чыгыш ясаган иптәшләр дә бары рәхмәт сүзләре ирештерделәр, авыл фельдшеры Гүзәл Нәбиевага, Нарат Асты шәфкать туташы Гөлия Ганиевага хөрмәт белдерделәр, хезмәтләрендә уңышлар теләделәр. Символик кызыл тасма киселгәч, барысы да пунктның эченә үттеләр, андагы уңайлыкларны күреп, бик сөенделәр.
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.
Альбина Сабирова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев