САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәйрәм яллары төгәлләнсә дә, бәйрәмнәр дәвам итә

Озак яллардан соң, бүген беренче көн ныклап эшкә керештек. Дөрес, кемдер, гомумән, ял итмәде. Ни генә булса да, рәхмәтләр яусын, эшләр булып торсын, дуслар.

Бүген бик тә үзенчәлекле дата икән әле. Халыкара эштә тигезлек көне билгеләп үтелә. Бу, мөгаен, беренче эш көне белән тыгыз бәйледер. Шуңа кушылып, бүген - Үз өстәлеңне чистарту көне дә. Бу, әлбәттә, эшне оештырып җибәрү өчен бик мөһим.
Морзе азбукасында үз исемеңне белү көне дә нәкъ 11 гыйнварга туры килә. Күп белү беркемгә дә комачауламас. Дөнья булгач, бәлки, анысының да кирәге чыгып куюы бар.
Милли парклар һәм тыюлыклар көнен дә бүген билгелиләр.
Тагын бер үзенчәлекле датага туры килә бу көн – Серле дус көне дә икән әле бүген. Андый дусларыгыз бармы сезнең, дуслар, барлагыз әле. Булса, тәбрикләргә онытмагыз.
Башка илләрдә дә бу көнне бәйрәм итәләр. АКШта Сөт көне, Тәмәкенең сәламәтлеккә куркыныч салу көне, Дусларга су чәчрәтү көне, Коктейль көне билгеләп үтелә. Германиядә – Немец алмалары көне, Туниста – Балалар көне, Албаниядә Республика көнен бәйрәм итәләр.
Бәйрәм итсәң, һәр көн сәбәбе чыгып тора. Ә без хәерле эшләр насыйп булсын, дип телибез, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев