САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Бөтен дәртем-дәрманым синнән килә, Сарманым», - ди Дамир Хәйрулла улы Гарифуллин

.

Сарман дип тибә йөрәк

Сарман бит ул гомер буе

Сөйләп, көйләп туймаслык.

Ул һәркемне гашыйк итә,

Шунсы башка сыймаслык.

Олысын да, кечесен дә

Ул бит илһамландыра.

Йөрәкләрдә мәңге сүнмәс

Сөю утын яндыра.

Бәләкәйдән Сарман — минем

Таянычым-терәгем.

Шуңа да бит Сарман диеп

Тибә минем йөрәгем.

Сарманымның чишмәләре

Күзгә карап сөйләшә.

Ташып ашкан хисләремне

Сандугачлар көйләшә.

Сарманлыларны яраттым,

Бик-бик уңдым алардан.

Алар мине юлдаш итеп

Алып менде тауларга.

Галәмне бергә айкадык,

Сер бирмәдек читләргә.

Сөенечтән тау башы да

Тия иде күкләргә.

Сарманда булган бәхетнең

Миңа дигән өлеше.

Горурланам булганыма

Нурлы Сарман җимеше,

Җырлы Сарман кешесе.

Дамир Гарифуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев